Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 июль 2019, 11:00

Чүп-чар полигоннары начар эшли

Русиядә чүп-чар полигоннарының яртысы закон бозулар белән эшли.

Русиядә дәүләт реестрына кертелгән чүп-чар полигоннарының яртысы таләпләргә туры килми һәм закон бозулар белән эшли, дип хәбәр итә Росприроднадзор мәгълүматларына таянып “Ведомости” гәзите.

Шунлыктан ведомство полигоннарны 2020 елга тикшерүләр планына кертергә, административ чаралар күрергә һәм закон бозулар булмасын өчен профилактика үткәреп торырга ниятли.

“Росприроднадзор анализы шуны күрсәтә - Русиядә дәүләт реестрына кертелгән 1155 законлы полигонның 48,8 проценты гына закон таләпләренә туры килә, - диелә мәкаләдә. – 248 полигон бөтенләй тикшерү үткәрмәгән, 125е - проект документациясеннән башка, 101е экологик экспертиза рөхсәтеннән башка эшли. 74е калдыкларны саклаган, 19ы тирә-якны пычратуларын бөтенләй контрольдә тотмаган”.
Читайте нас: