Йөрәк-кан тамырлары чирләре бар дөнья халыклары өчен зур проблема булып тора. Миокард инфаркты яки йөрәк мускуллары инфаркты - Русиядәге үлем-китемнең иң төп сәбәпләренең берсе. Ел саен аннан 60000 кеше үлә. Ә бит зур бәлане булдырмас өчен кайчак яшәү рәвешен бераз гына үзгәртү дә җитә. Инфаркт чиренең билгеләре гадәти чирләрнекеннән, бик аерылып тормый, шуңа күпләр аларга игътибар да итеп бармый. Бары тик 40 процент пациентлар гына “Ашыгыч ярдәм”гә тәүге 12 сәгать эчендә шалтырата...
Ни кызганыч, күпләр үзендә инфаркт башлангандыр дип уйлап та карамый, ә ашказаны, хәтта бронхлар авырта дип кенә уйлый. Шуңа табиб-кардиологка мөрәҗәгать итмиләр. Әгәр авыру приступ башланганнан соң 4 сәгать вакыт эчендә табибка мөрәҗәгать итәргә өлгерсә, йөрәк мускулларын коткару мөмкинлеге 90 процентка кадәр арта икән. Чөнки бу вакыт эчендә кан тамырына килеп тыгылган тромбны дару препаратлары ярдәмендә эретү мөмкинлеге була. Күбрәк вакыт үтсә, тик операция генә ярдәм итәчәк.
Ә җәй – инфарктлар чоры. Организм суга тилмерә, кан куера һәм ул кан тамырлары буйлап начаррак ага. Кан тамырлары стеналарында холестерин төерләре булса, бигрәк тә... Шуңа табиблар сәламәтлеккә игътибарлы булырга чакыра. Бу уңайдан "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында халыкның гомерен озайту, үлемне азайту буенча күләмле эшләр каралган. Шуларның берсе - кешеләр елына бер тапкыр булса да профилактика үтеп тора алырга тиеш.