Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 июль 2019, 09:51

Юлларда өзелмәсен гомерләр

ЮХХДИ юлларда кешеләр үлеменең төп сәбәбен атады: алар "встречка"га чыгып һәлак була.

ЮХХДИ юлларда кешеләр үлеменең төп сәбәбен атады: алар каршы хәрәкәт юлында һәлак була.
Бу проблеманы ничек хәл итәргә? Транспорт агымын икегә бүлеп, диләр хокук сакчылары. Аны хәтта “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектына һәм “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” федераль проектына керткәннәр.
2019 елның беренче яртыеллыгында аварияләр саны былтыргы елның шушы вакыты белән чагыштырганда 1,3 процентка кимегән. Һәлак булучылар саны да 5,4 процентка азайган.
Аның каравы, 12 яшькә кадәрге балалар катнашлыгындагы аварияләрнең күбәюе күзәтелә.
“Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” федераль проекты “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектына керә һәм аның бурычы нәкъ менә юлларда һәлак булучыларның санын киметү. 2024 елның азагына аны 3,5 тапкырга киметү планлаштырыла. Авария-коткару хезмәтләренең, водительләр әзерләү һәм мәгълүмат технологияләрен үстереп кенә моңа ирешеп булачак.
Читайте нас: