Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 июль 2019, 04:00

Базарга керү өчен паспорт та җитә

Бүген фермерларга үз товарын сату өчен базарда урын алу – шактый мәшәкатьле эш.

Бүген фермерларга үз товарын сату өчен базарда урын алу – шактый мәшәкатьле эш. Чөнки алар сатучы карточкасын тутырырга һәм сәүдә итү өчен урын бирүләре турында килешү төзергә тиеш. Эшләрен яңа башлап торган эшкуарларга документларны тутыру озак вакытка сузыла торган, четерекле мәсьәләгә әйләнә.
Әлеге проблеманы чишү уңаеннан боз кузгалмакчы. Депутатлар берәмләп сату базарлары турындагы закон проектына үзгәрешләр кертүне өйрәнә. Фермерлар өчен теркәлү процедурасын гадиләштерүне күзаллаучы документны парламентның түбәнге палатасы икенче укуда караячак.
Әгәр законга үзгәрешләр кабул ителсә, сату итү өчен килешү һәм шәхесне раслаучы документ кына кирәк булачак. Бу яңалык барлык берәмләп сату базарларына, шул исәптән авыл хуҗалыгы һәм махсуслашкан товар сату базарларына да кагылачак.
Читайте нас: