Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 июль 2019, 11:50

Бала өчен һөнәр сайлый әти-әни...

Балаларның 70 процентка якыны булачак һөнәрне үз тәҗрибәләренә таянган әти-әниләре басымына бирелеп сайлый.

Балаларның 70 процентка якыны булачак һөнәрне үз тәҗрибәләренә таянган әти-әниләре басымына бирелеп сайлый, дип исәпли РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина.
"Ләкин бу рәвешле һөнәр сайлау әлеге заманда актуаль түгел, киресенчә, балалар өчен куркыныч була бара", - ди ул.
Ирина Потехина әйтүенчә, әлеге вакытта әти-әниләр балаларының хезмәт базарында билгесезлек шартларында калуын яхшы аңлап тора. Алай гына түгел, зурлар үзләре дә шундый ук билгесезлек һәм истерика шартларында: аларны “иртәгәсе көнне бала югалып калмасын өчен нишләргә?” дигән сорау борчый. Һәм әти-әниләр, бар тырышлыкларын салып, бу процессны контрольдә тотарга тырыша.
“Психологлар бу тәэсирнең елдан-ел куркынычрак була баруы турында әйтә”, - ди Потехина.
Читайте нас: