Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 июль 2019, 09:00

Гаиләләрнең яртысы фатир алырлык хәлдә түгел

Триллион сумлык милли проект бу проблеманы хәл итә алырмы?

Бүгенге хаклар белән исәпләгәндә, соңгы ун елда торак бәясе бераз очсызланды һәм ипотека ставкалары да түбәнәйде дип сөйләсәләр дә, илдә яшәүче гаиләләрнең яртысы үз почмагын сатып алыр хәлдә түгел.
Сәбәбе нидә? Халыкның кереме түбән булуда ди икътисад белгечләре. Үзегез уйлап карагыз: бүген Русиядә 1 квадрат метр торакның бәясе уртача айлык хезмәт хакыннан ике тапкырга кыйммәтрәк тора. Аннары, тагын бер момент: гади халыкның хезмәт хакы, сер түгел, уртачадан күпкә түбән. Димәк, күпләр өчен 1 квадрат метрга 3-4 айлык хезмәт хакы кирәк булачак.
Ни кызганыч, 1 квадрат метрның бәясе һәм уртача хезмәт хакы нисбәте буенча Русия икътисади алга киткән күп илләрдән калыша. Мәсәлән, Мексика, Һиндстан һәм Төркиядә бу нисбәт күпкә яхшырак.
Хөкүмәттә әлеге мәсьәләне ничек хәл итүнең төрле юлларын тәкъдим итәләр. Шуларның соңгысы – “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты ярдәмендә гаиләләргә торак алуга ярдәм итү. Милли проектның бәясе – 1 триллион сум. Аның ярдәмендә торак төзелеше 2018 елдагы 86 миллион квадрат метрдан 2024 елга 120 миллион квадрат метрга җитәргә тиеш. Ә ипотека ставкалары 7,9 процентка кадәр төшәчәк дип күзаллана. Шуңа ипотека кредитлары бирү саны, ике тапкырга артып, елына 2,3 миллионга кадәр җитәр дип исәпләнә.
Әмма хаклар бер урында тормаганын яхшы беләбез. Милли проектта да торак бәясе елына 6,9 процентка артырга ихтимал дип фаразлана. Бу – 4 процент күләмендәге көтелгән инфляциядән һәм халыкның кереме үсү күрсәткеченнән күпкә югары сан. Ул торак сатып алу мөмкинлеген киметәчәк дип кисәтә аналитиклар һәм хәтта Русия банкы экпертлары да шундый фикердә.
Читайте нас: