Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 июль 2019, 11:20

Ябылган интернат-мәктәпкә икенче гомер бирелә

Нефтекаманың 2013 елда ябылган интернат-мәктәбе урынында татарча полилингвистик интернат-мәктәп ачылачак.

Нефтекаманың 2013 елда ябылган интернат-мәктәбе урынында татарча полилингвистик интернат-мәктәп ачылачак.
Бу хакта Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров учреждениене төзекләндерү планы белән танышканнан соң белдерде.
Мәктәп-интернатның уку корпусы –1960, ә йокы корпусы 1964 елда төзелгән. Биредә Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарыннан аз тәэмин ителгән һәм катлаулы хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче 1-8 сыйныф балалары укыган.
2010 елда бинаның ашханәсе авария хәлендә дип табылган һәм аны төзекләндерүне проектлау эшләре башланган.
Проект буенча, ашханә, өстәмә сыйныфлар, остаханә урнашасы өченче катка җылы коридор буенча үтү каралган. Ләкин 2013 елда проект эше туктатылган һәм интернат-мәктәп ябылган.
БР мәгариф министры вазифаларын башкаручы Азамат Хаҗин булган биналарның тикшерелүе һәм аларны ныгыту, төзекләндерү турында карар кабул ителүе турында белдерде. Бинаның бөтен контуры буенча җылыту корылмаларын төзү өчен максатчан социаль программалар Фонды аша 30 млн сум акча бүленәчәк.
Әлеге вакытта төзекләндерү эшләре буенча төзелгән смета хакының дөреслеген тикшерү буенча документ әзерләнә.
Уку корпусы – 300, ә ашханә йөз урынга исәпләнә. Биредә балалар көне буе укыячаклар, яшәячәкләр һәм төрле түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә шөгыльләнәчәкләр.
Полилингвистик мәктәп-интернат республиканың бөтен төньяк-көнбатыш төбәге өчен лингвистик белем бирү юнәлешендә ныклы таяну ноктасы булачак.
Биредә лингвистика юнәлешендәге фәннәргә кызыксыну белдергән сәләтле балалар белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да булачак.
Радий Хәбиров төзү эшләрен уңышлы төгәлләп, яңа мәктәпне 2021 елның 1 нче сентябренә ачу бурычын куйды.
Читайте нас: