Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 июль 2019, 11:00

Хезмәт тә күрсәт, салым да түлә...

Бүгенге көндә илдә 123 мең кеше рәсми рәвештә үзмәшгуль буларак теркәлгән.

Бүгенге көндә илдә 123 мең кеше рәсми рәвештә үзмәшгуль буларак теркәлгән. Бу хакта Русиянең Икътисад үсеше министрлыгыннан хәбәр итәләр.
Әлеге 123 мең кешенең күбесе Мәскәүдә теркәлгән. Калганнары Мәскәү өлкәсе, Татарстан һәм Калугада. Ни өчен 4 төбәктә генә, дисезме? Сәбәбе шул: 2019 ел башыннан алып, илнең әлеге дүрт төбәгендә – Мәскәү шәһәре, Татарстан республикасы, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә сынау рәвешендә үзмәшгульләргә салым керттеләр. Яңа салым кагыйдәләренә ярашлы, эшчеләр ялламый, үзләре түләүле хезмәтләр күрсәтүче русиялеләр керемнәреннән салым түләргә тиеш. Алар физик шәхесләр белән эшләгәндә керемнәреннән – 4 процент, компанияләргә хезмәт күрсәткәндә керемнәреннән 6 процент салым түли.
Хөкүмәт 2020 елдан үзмәшгульләргә салымны калган төбәкләргә дә яисә бар ил буенча кертергә күзаллый.
“Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында 2024 елга салым түләп эшләүче үзмәшгульләр саны 2,4 миллионга җитәр дигән фараз бар.
Читайте нас: