Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 июль 2019, 11:12

Мәктәптә эшләү авырлашкан

Балалар белән эшләү һәм мөнәсәбәтләр авырлашуын әйтүче укытучылар саны да арткан. Бер ел элек андыйлар саны 14,9 процент булса, әле - 15,6 процент.

ТАСС “Русия мәктәпләре укытучылары: проблемалары һәм перспективалары” дигән аналитик тикшерү үткәргән. Анда катнашкан укытучыларның 73 проценты мәктәптә эшләве авырлашты дигән фикерне белдергән. Бу бетмәс-төкәнмәс хисаплар, бердәм дәүләт имтиханы кертелү сәбәпле укучылар, ата-аналар белән эшләүдә туган авырлыклар белән бәйле.
Балалар белән эшләү һәм мөнәсәбәтләр авырлашуын әйтүче укытучылар саны да арткан. Бер ел элек андыйлар саны 14,9 процент булса, әле - 15,6 процент.
Укыту нагрузкасы күләме артык күп, кадрлар составы акрын темплар белән яңара, психолог-педагог ярдәме үсешмәгән булуы – мәктәп хакимиятләренә киләчәктә менә шуларга күбрәк игътибар бүләргә кирәк.
Укытучыларның 41 проценты бердәм дәүләт имтиханы кертүдән эш авырлашты дип саный, 35 проценты – укучыларның ата-аналары белән мөнәсәбәтләр катлаулануын, 11,1 проценты даими рәвештә эштә компьютер технологияләрен кулланырга кирәклеген әйткән.
Читайте нас: