“Әле кайсыбер төбәкләрдә чүп өчен контейнерлар һәм баклар куя торган мәйданнар да юк хәтта – кешеләр чүп-чар салынган пакетларны ниндидер урыннарга куеп китә”, – дип белдерде Русия экология операторының башкарма директоры Алексей Макрушин.
“Субъектлардан мәгълүмат җыеп, анализладык. Русиядә чүп-чар салу өчен 750 меңләп контейнер җитми. Аларны сатып алу өчен 9 млрд. сум акча таләп ителә, – ди ул. – Әле кирәкле күләмдә контейнерлар сатып алу өчен төбәкләргә ни рәвешле ярдәм итәргә мөмкинлеге турында сүз бара”.
Чүп-чар реформасы Русиядә 2019 елның гыйнварыннан старт алды. Максаты – санкцияләнмәгән чүплекләрне булдырмау, икенчел ресурсларны күбрәк күләмдә эшкәртү. Яңа системага күчү өчен чүп-чар чыгару буенча яңа тарифлар билгеләнде.
2019 елның апреленә Русиядә 85 субъектның 72се реформаны кабул итеп алды, 11 төбәк әлегә калыша. Ә Мәскәү һәм Санкт-Петербург 2022 елга тиклем яңа системага күчми тору хокукыннан файдаланды. Әлеге вакытта проектны тормышка ашыруда тугыз субъект авырлыклар кичерә