Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 июль 2019, 10:46

Музейлар милли проектларда кайчан актив катнаша башлар?

2019 елда музейлар милли проектларда катнашу тәкъдимнәре белән аз мөрәҗәгать иткән.

“Милли проектлар беренче ел гына бара, шуңа күрә аларда музейлар гына түгел, төбәкләр дә җитәрлек актив катнашмый. Чөнки әлегә бары тик катнашу механизмнарын өйрәнү бара. Беренче ел моның белән гел кыенлыклар була. Механизм бар, ниндидер процедура бар, аларны гамәлгә ашырырга өйрәнергә кирәк, – ди Президент киңәшчесе Владимир Толстой. – 2020 елдан башлап тәкъдимнәр күбрәк булыр дип ышанасы килә.”
Толстой сүзләренә караганда, барлык музейлар да үз проектларын тормышка ашыру мөмкинлекләре һәм өстәмә финанслау белән кызыксына.
Моңа кадәр илнең мәдәният министры урынбасары Алла Манилова, 2019 елда милли проектларда катнашу тәкъдимнәре белән музейларның аз мөрәҗәгать итүен белдерде һәм төбәкләр җитәкчелеген бу учреждениеләргә консультацияләр һәм методик ярдәм күрсәтергә чакырды.
Ул шулай ук “Мәдәният” милли проекты кысаларында күргәзмәләр оештыру эшчәнлегенә 1 млрд. акча бүленүен дә хәтергә төшерде.
Читайте нас: