Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 июль 2019, 11:10

Камералар кую дәвам итә

"Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында, Республика буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны терки торган, камералар урнаштыру дәвам итә.

"Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында, Республика буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны терки торган, камералар урнаштыру дәвам итә. Агымдагы елның 1 ноябренә кадәр, Уфа эчендә генә дә 69 камера сафка басачак. Ел азагына кадәр, 289 камера урнаштырылып, аларның гомум күләме 327гә җитәчәк, дип белдерде Хөкүмәт утырышында транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов. Милли проект кысаларында, юл өслегендәге сызым-билгеләрне термопластикка алмаштыру да аварияләрне киметүгә булышлык итәчәк. 2019 нчы ел азагына кадәр, 2500 чакрым юлга әлеге чыдам һәм заманча билгеләр урнаштырылачак, дип чыгыш ясады дәүләт комитеты рәисе.
Читайте нас: