Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 июль 2019, 10:43

Япония һәм Германия тәҗрибәләренә таяначакбыз

Ульяновск өлкәсендә беренче эко-шәһәр презентациясе көзен үтәчәк, дип хәбәр итә төбәкнең табигать, цикллы икътисад министры Дмитрий Федоров.

Ульяновск өлкәсендә беренче эко-шәһәр презентациясе көзен үтәчәк, дип хәбәр итә төбәкнең табигать, цикллы икътисад министры Дмитрий Федоров. Бу эш халыкның экологик мәдәнияте дәрәҗәсен үстерергә һәм “Экология” милли проекты максатларына ирешергә мөминлек бирәчәк.
“Губернатор муниципалитетлар башлыкларына үзләрен эко-шәһәр сыйфатында ничек күзаллаулары хакында тәкъдимнәр өлгертүгә катгый сроклар куйды. Көзен Сенгилейдагы беренче эко-шәһәр проекты презентациясе узачак”, - ди Дмитрий Федоров.
Министр эко-шәһәрләр проектларын тормышка ашыруда Германия һәм Япония тәҗрибәләре кулланылачагын да әйтте. “Чит ил эко-шәһәрләренең кайсыбер элементларын үзебездә кертәчәкбез. Болар иң элек тирә-як мохитнең инженер саклавы модернизациясе, су асты суларын саклау, торак-коммуналь хуҗалыгы системасын нәтиҗәле итү”, - дип аңлатты ул.
Читайте нас: