Русиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы "Большая Российская энциклопедия" нәшриятына субсидияләр бүлү кагыйдәләрен раслаучы закон проектын эшләп чыгарган. Чыганаклар гомуммилли интерактив энциклопедия порталын булдырырга һәм аның эшен оештыруга юнәлтелгән, дип хәбәр итә РБК.
Басма мәгълүматы буенча, 2016 елда Русия милли китапханәсе директоры Александр Вислый бу сайт Зур Русия энциклопедиясе аналогына тиң һәм “Википедия”гә конкурент булачак дип белдергән иде.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев шунда ук бу интернет-ресурсны булдырачак эш төркемен раслады. Анда 21 кеше бар. Шулар исәбендә хөкүмәт аппараты башлыгының беренче урынбасары Сергей Приходько, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин да бар.