Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 июль 2019, 11:21

Эшләр сүлпән бара

Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы, төбәктә торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында җәмәгать контроле үзәге җитәкчесе Анатолий Дубовский 14 районда йорт яны территорияләрендә һәм күп фатирлы йортларда подъездлар ремонтының сыйфатын тикшерде.

Тикшерү чаралары 25 апрельдә старт алды, октябрьдә төгәлләнәчәк. Анатолий Дубовский белән бергә тикшерү эшләрендә республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, торак һәм төзелеш буенча күзәтчелек итүче дәүләт комитеты вәкилләре, урындагы хакимиятләр һәм күп фатирлы йорт советлары рәисләре катнашты.
“Без ремонт барышы турында мәгълүмат җыя башладык, әмма районнарга чыгарга, конкрет карарларны урыннарда кабул итәргә һәм проблемаларны урыннарда хәл итәргә дигән карарга килдек, – ди Дубовский. – Подъездлар ремонтлау буенча программа яңа, аның беренче этабы азагына тиклем барып җитә алмады дисәк тә була – күпчелек районнарда эшләр начар башкарыла. Эш сроклары сакланмый. Без контрольлек итү буенча эш алып барабыз, подряд оешмаларын да, оештыручыларны да алыштырырга туры килә”, – диде Дубовский.
Читайте нас: