Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 июль 2019, 11:12

"Тәгәрмәчле клуб" килә

Тәгәрмәчле клублар” халык саны 300гә кадәр булган, концертлар оештыру өчен шартлары булмаган авылларда йөриячәк.

“Мәдәният” милли проекты кысаларында 2024 елга кадәр Башкортстанда 26 күпфункцияле авыл клубы һәм 10 автоклуб барлыкка киләчәк. Бу хакта БР мәдәният министры Әминә Шәфикова хәбәр итте.
Милли проект кысаларында бер меңнән алып халык яшәгән 26 авылда клуб төзү планлаштырылган. Китапханәсе, видеокорылмалары булган уңайлы заллары, балалар сәнгать мәктәпләренең филиалы урнашкан күпфункцияле үзәкләр булачак алар. Беренче мондый биналар декабрь аенда Кыйгы һәм Салават районнарында куллануга тапшырылачак.
Шулай ук авылларда 20 заманча модельле китапханә төзү һәм 2024 елга 10 автоклуб җибәрү планлаштылырган. “Тәгәрмәчле клублар” халык саны 300гә кадәр булган, концертлар оештыру өчен шартлары булмаган авылларда йөриячәк. “Яктылык, тавыш, видеокорылмалары белән тәэмин ителгән сәхнәле була ул. Анда тамашачы үзен уңайлы хис итәчәк”, - ди министр.
Шулай ук милли проект кысаларында Башкортстанның 10 муниципалитетында 10 яңа кино залы булдыру күз уңында тотыла.
Читайте нас: