Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 июль 2019, 11:05

Чама белән төяргә кирәк

Русия транспорт министры Евгений Дитрих, рөхсәт ителгәннән артык йөк төяп йөрүче водительләрнең таныклыгын алырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыгыш ясады.

Күпләрегезнең юлларда авыр йөк төяүдән көч-хәл белән хәрәкәт иткән, зур йөк машиналарын күргәнегез бардыр. Аларның инде берничәсе тезелсә, урап узармын, димә.
Беренчедән, алар тоташ хәрәкәтне тоткарлый, икенчедән, чамадан тыш авыр йөкләре белән юл өслегенә зыян китерә. Нәтиҗәдә, асфальтта убылып төшкән эзләрне күрәбез.
Дәүләт Советы утырышының юллар челтәрен үстерүгә арналган өлешендә бу мәсьәләгә аерым тукталдылар. Русия транспорт министры Евгений Дитрих, рөхсәт ителгәннән артык йөк төяп йөрүче водительләрнең таныклыгын алырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыгыш ясады. Таләпләр тагын да кырысрак булмакчы. Андый машиналарны һәм андагы йөкне конфискацияләү дә күз уңында тотыла. Моңа кадәр, ягъни 13нче июнь көнне "Грузавтотранс" йөк машиналары милли ассоциациясе Владимир Путинга авыр йөк белән юл өслеген җимерүче транспорт компанияләрен һәм шәхси йөк автомобильләре хуҗаларын матди җаваплылыкка тарттырырга кирәк, дип мөрәҗәгать иткән иде.
Читайте нас: