Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 июль 2019, 11:07

Яңа уку елында бер сменада укыячаклар

Учалының 1нче санлы лицеенда 2019-2020 уку елында укучылар бер генә сменада укыячаклар.

Учалының 1нче санлы лицеенда 1,4 мең бала белем ала.
Ә 2019-2020 уку елында укучылар бер генә сменада укыячаклар. Чөнки “Мәгариф” милли проекты кысаларында 75 бала сыйдырышлы өч яңа сыйныф ачыла. Проектны тормышка ашыру өчен 5 млн. сум акча бүленгән. Капиталь төзекләндерү эшләреннән тыш, бу акчага яңа җиһазлар, кирәкле техника, уен зонасы сатып алу күз уңында тотыла.
Лицейда җәмгысе 51 сыйныф. Аларның 22сендә башлангыч сыйныфлар укый.
Читайте нас: