Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 июль 2019, 11:13

Озак яшәүнең сере нидә?

Япониядә уртача гомер озынлыгы 84 яшь исәпләнә. Русия бу күрсәткечне куып җитәрме?

Озын гомерле булу һәм актив тормыш алып бару өчен адәм баласына кечкенәдән үк сәламәтлеге хакында кайгырту мөһим. Моңа исә медицина ярдәменең сыйфаты гына түгел, башка күп төрле факторлар да тәэсир итә.
Бүген дөньяның барлык илләре дә үз халкының озын һәм сәламәт гомергә ия булуы өчен көрәшә. Мәсәлән, Японияне дөньядагы иң озын гомерле кешеләр иле дип атарга мөмкиндер – анда уртача гомер озынлыгы 84 яшь исәпләнә. Япония хөкүмәте 2023 елга кадәр ил халкының уртача алганда 75 яшькә кадәр актив тормыш алып баруы һәм сәламәт булуы өчен күп төрле чаралар күрүен дәвам итә.
Русия Япония белән берлектә актив озын гомерлелек программалары буенча хезмәттәшлек итә. “Демография” милли проекты кысаларында без Русиядә актив тормыш озынлыгын 67 яшькә кадәр җиткерергә исәплибез. Бу “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында 2024 елга кадәр гомум гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр җиткерү максатына үз өлешен кертергә тиеш.
Читайте нас: