Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 июль 2019, 11:14

Урманнарга керсәң, сызгырып кер

Башкортстан Республикасы территориясенең 44 проценты урман белән капланган.

Башкортстан Республикасы территориясенең 44 проценты урман белән капланган. Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов “Экология” милли проекты кысаларында 2018 елда урман тергезү 12,5 гектар тәшкил итүен, 2024 елга кадәр аңа тагын 3 гектар өстәлеп, 15,5 гектарга җиткерергә планлаштырылу турында сөйләде.
Башкортстанда әлеге вакытта 790 гектар мәйданны биләгән 105 питомник бар. Алар үзебезнең республиканы гына түгел, башка төбәкләрне дә үсенте агач белән тәэмин итә. Киләчәктә урманнарда агачларның күләмен арттыру күзаллана.
Яңа технологияләр куллану мәсьәләләре дә карала. Әйтик, үсентеләрнең тамырларын ябу системасын куллану. Урманны тергезү эшендә ул заманча алым булып тора һәм әлеге вакытта бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып барыла, диде министр.
Читайте нас: