Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 июнь 2019, 11:18

Чит илгә товар сату отышлымы?

Эшкуарларга чит илгә чыгарылган беренче партия товар өчен 500 мең сум күләмендә субсидия бүлү каралган.

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республикада җитештерелүче товарларны 2019 нчы елда чит илгә чыгару планын раслады. “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында товар сатучылар экспортка чыгарылган товарны ташуга киткән чыгымнарның бер өлешен республика казнасыннан каплата алачак.
“Башкортстан Республикасында экспортны үстерү” төбәк проекты кысаларында эшкуарларга чит илгә чыгарылган беренче партия товар өчен 500 мең сум күләмендә субсидия бүлү каралган.
Экспортерлар товарларын ташу буенча да 1 миллион сумга кадәр дәүләт ярдәме алырга мөмкин.
“Башкортстан продукты” проекты инде алтынчы ел уңышлы гына эшләп килә. Шушы еллар эчендә төбәкнең 416 җитештерү оешмасы төрле күргәзмәләрдә җиңүләр яулады. Күргәзмәләргә бездә җитештерелгән 12 мең төр товар куелган. Әлеге вакытта республика күргәзмәләрендә җиңүчеләрнең унбише чит илләр белән сәүдә итә. Алар 10 илгә - Кытай, Япония, Израиль, Италия, Грузия, Әзербайҗан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстанга үз товарын чыгара.
Читайте нас: