Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 июнь 2019, 11:15

Урман янгыннарын сүндерүче техника күбәя

Башкортстан 2024 елга урман массивларын янгыннан саклау өчен техника яңартуга 44 млн. сум акча юнәлтәчәк.

Башкортстан 2024 елга урман массивларын янгыннан саклау өчен техника яңартуга 44 млн. сум акча юнәлтәчәк.
Әле урман янгыннарын сүндерүче техника белән тәэмин итү 83 процент иде. Республика җитәкчелеге аны “Экология” милли проекты кысаларында 100 процентка җиткерергә ниятли.
Республиканың Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов Башкортстанда урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча үзәк составында сигез янгын сүндерү-химик станция барлыгын әйтте. “Ел башында алар 83 процент техника белән тәэмин ителгән иде. Без бу күрсәткечне 87 процентка җиткерәчәкбез. Ә проект тарафыннан 2024 елга кадәр техника белән тәэмин ителгәнлекне 100 процентка җиткерү каралган”, - диде министр.
Читайте нас: