Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 июнь 2019, 11:09

Кино карыйбыз болай булгач

Кино фонды Башкортстандагы 10 кино залын модернизацияләүгә 50 миллион сум акча бүләчәк.

“Мәдәният” милли проекты кысаларында Кино фонды Башкортстандагы 10 кино залын модернизацияләүгә 50 млн сум акча бүләчәк.
Кино фонды халык саны 500 меңгә кадәр булган торак пунктларындагы кино залларына ярдәм итү буенча алтынчы конкурс нәтиҗәләрен игълан итте. Нәтиҗәләр буенча, 2019 елда фонд 10 кино залын яхшыртуга акча бүләчәк, аларның һәркайсына 5 млн.га якын сум акча эләгә.
Исемлеккә район үзәкләре мәдәният йортлары, берешәр кинотеатр һәм яшьләр үзәге кергән. Җиңүчеләр кино фонды белән турыдан-туры килешү төзегәч, әлеге акчаларны алачак. “Конкурс шартлары буенча, субсидия алучының репертуарының 50 проценты Русия фильмнарыннан торырга һәм бер квартал эчендә кино күрсәтү 50 көннән дә сирәк булмаска тиеш”, - дип ассызыклый РФ Мәдәният министрлыгы.
Соңгы өч ел эчендә Кино фонды конкурсы кысаларында республикада 139 млн. сумга 28 кино залы яңадан җиһазланган.
Читайте нас: