Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 июнь 2019, 11:13

Ә сез спорт белән шөгыльләнә башладыгызмы әле?

2024 нче елга Башкортстанда спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны 55 процентка җитәргә тиеш.

2024 нче елга Башкортстанда спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны 55 процентка җитәргә тиеш. Бу максатка ирешү өчен республика район һәм шәһәрләрендә спорт мәйданчыклары булдырыла, хоккей һәм футбол спорты белән махсус шөгыльләнүче мәктәпләрнең спорт мәйданнары яңартыла. “Демография” милли проекты һәм “Спорт - яшәү рәвеше” проектын тормышка ашыруга республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы җаваплы.
"Республика һәм ил җыелма командаларына яшь, сәләтле спортчылар, ягъни спорт резервы әзерләгән спорт оешмаларына дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк, федераль стандартларга ярашлы югары спорт әзерлеге үткәрүче спорт мәктәпләренә субсидияләр бүленәчәк", - дип чыгыш ясады министрлык җитәкчелеге.
Соңгы елларда игътибар зур спорт ягына авыша башлаган иде. Матди чыгымнар да күбрәк аларга бүленде. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше милли проект дәрәҗәсенә күтәрелгәч, массакүләм спортка да игътибар арта башлады. “Сәламәт тәндә- сәламәт рух” девизына күпчелек халык массакүләм спорт белән шөгыльләнгәндә генә ирешеп булганын онытмыйк.
20 нче июньдә үткәрелгән туры элемтә барышында, Владимир Путин милли проектлар үтәлешен тәэмин итүне, эшләнгән эшләрне халыкка җиткерә баруны да кат- кат искәртте.
Читайте нас: