Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 июнь 2019, 11:46

Мәгариф министры тарих буенча дәреслекләрдән канәгать түгел

Бүгенге тарих буенча дәреслекләрнең Бөек Ватан сугышы чоры “коры саннар” белән шыплап тулган, дип белдерде Русиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева.

Бүгенге тарих буенча дәреслекләрнең Бөек Ватан сугышы чоры укучыларга аңлау өчен авыр, алар “коры саннар” белән шыплап тулган, дип белдерде Русиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева.
“Бөек Ватан сугышы турындагы вакыйгалар матур, аңлаешлы тел белән язылырга тиеш. Бүген тарих буенча дәреслекләрнең сугыш чорын аңлавы авыр. Алар коры саннар белән шыплап тулган”, - диде ул.
Тарихи фактлар турында бәян иткәндә корылыктан качарга кирәк дип исәпли Фән министры.
“Тарих турында сөйләгәндә коры саннар нәтиҗә бирми. Тарих шәхесләр аша сурәтләнергә тиеш. Хис-тойгылар белән кабул иткәндә кеше күп нәрсәне исендә калдыра”, - дип белдерә Ольга Васильева.
Читайте нас: