Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 июнь 2019, 10:54

Балалар үлемен азайтырга иде

Башкортстанда “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы, 2024 елга кадәр 18 балалар поликлиникасын һәм бала тудыру йортларын ремонтлаячаклар.

Башкортстанда “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы, 2024 елга кадәр 18 балалар поликлиникасын һәм бала тудыру йортларын ремонтлаячаклар.
“Барсы бергә 227 берәмлек җиһаз сатып алыначак, Туймазы белән Дүртөйле шәһәрләрендә балалар поликлиникасы төзеләчәк”, – дип белдергәннәр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Республика балалар дәваханәсендә дә капиталь ремонт каралган. Төбәк проектын гамәлгә ашыруга Башкортстан властьлары 2019 елда 1 млрд. 700 млн. сум акча юнәлтергә ниятли. 300 млн. сум федераль казнадан бүленәчәк. Бу программаның максаты – балалар үлемен азайту, диләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
2019-2024 елларда бу милли проектка 1,7 трлн. сум акча бүлү карала. Милли проект, шулай ук, эшкә сәләтле кешеләрнең гомерләрен озайту, үлемне азайтуны күзаллый. Кешеләр елына бер тапкыр булса да профилактика үтеп тора алырга тиеш.
Читайте нас: