Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 июнь 2019, 11:02

Биш мәктәпнең статусы үзгәрә

2019-2020 уку елында Башкортстанда биш гомум белем бирү учреждениесе яңа статуста эшли башлаячак.

2019-2020 уку елында Башкортстанда биш гомум белем бирү учреждениесе яңа статуста эшли башлаячак: Уфа шәһәренең 64 санлы гимназиясе, Уфаның 93нче физика-математика лицее, Стәрлетамак шәһәренең 1 санлы гимназиясе, Нефтекаманың 1нче лицее, УДНТУның М. С. Пинский исемендәге 83нче инженерлык лицее РФ Фәннәр академиясенең база мәктәпләре булып саналачак.
Русия Фәннәр академиясе һәм Мәгариф министрлыгының уртак проектында 32 субъекттан катнашкан яхшы фәнни һәм белем бирү мөмкинлекләре булган 108 мәктәп Русия президенты Владимир Путинның хуплавына ирешкән.
Проектның максаты – сәләтле балаларны ачыклау һәм укыту өчен яхшы шартлар булдыру, югары технологияләр һәм фән өлкәсендә уңышлы үсешкә юнәлеш бирү, мөмкинлекләр ачу.
Әлеге проектның кураторы – төбәкнең Мәгариф министрлыгы. База мәктәпләренә РФ Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге ярдәм итәчәк.
Читайте нас: