Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 июнь 2019, 11:02

Бу кадәр дә төзерләр икән

Башкортстанда, үткән елның гыйнвар-май айлары белән чагыштырганда, торак төзелеше күләме 31,9 прцентка арткан

Башкортстанда, үткән елның гыйнвар-май айлары белән чагыштырганда, торак төзелеше күләме 31,9 процентка арткан, дип хәбәр итә Башкортстанстат.
Быел тәүге биш айда гомум мәйданы 814 мең квадрат метрдан күбрәк 10,1 мең фатир төзелгән. Мең кешегә исәпләгәндә 201 “квадрат” торак сафка кертелгән.
Төбәктә торак төзелеше структурасында халыктан үз исәбенә һәм кредит акчасына салган торак өлеше 67,1процент тәшкил итә.
Халык гомум мәйданы 546 квадрат метрдан күбрәк 4 849 шәхси йорт төзегән. Бу 2018 елның гыйнвар-май айларына караганда 8,3 процентка күбрәк.
Читайте нас: