Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 июнь 2019, 11:37

Бездә 13 онкология үзәге ачылачак

2024 елга кадәр Башкортстанда "Саулык саклау" милли проекты кысаларында 13 онкология үзәге ачылырга тиеш.

2024 елга кадәр Башкортстанда "Саулык саклау" милли проекты кысаларында 13 онкология үзәге ачылырга тиеш. Онкология үзәгенең дүртесе быел: Уфа, Күмертау, Нефтекама һәм Октябрьский шәһәрләрендә ачылачак. Бу турыда БР сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин белдерде.Яман шешкә каршы көрәшү “Саулык саклау” милли проектының өстенлекле бурычларының берсеннән санала. Алты ел эчендә онкологиядән вафат булучылар санын 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметү планлаштырыла. Бу максатка ирешү өчен триллион сумга якын акча юнәлтү каралган. Чыганакларның төп өлеше заманча һәм махсус дару препаратларын сатып алуга бүленәчәк. Чагыштыру өчен: үткән елларда 300 миллион сум күләмендә бүленгән. “Бөтен акчалар бер диспансерга гына акмасын өчен ярдәмне бүлеп бирәчәкбез”,– диде Максим Забелин. Моннан тыш республика балалар клиник дәваханәсе реконструкцияләнәчәк. Балалар онкологиясе һәм гематология корпусын төзү күзаллана. Төзелеш эшләрен 2020 — 2021 елларда башларга җыеналар. Максим Забелин белдерүенчә, “Сәламәтлек саклау” милли проекты буенча республикага 16 млрд. сум килүе көтелә. Шуның 10,6 млрд сумы – федераль бюджеттан. Ә бөтен ил буенча 2019-2024 елларда милли проектны тормышка ашыру өчен 1,7 трлн. сумнан артык акча юнәлтеләчәк.
Читайте нас: