Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 июнь 2019, 11:11

Сорамаган балага... акча китереп бирмиләр

Авыл үсеше буенча яңа милли проект кысаларында авылларның яшәешен яхшырту мөмкинлеге бар.

Авыл үсеше буенча яңа милли проект кысаларында авылларның яшәешен яхшырту мөмкинлеге бар. Моның өчен 20 июньгә кадәр республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгына авыл инфраструктурасын үстерү буенча гариза биреп өлгерергә кирәк.
Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләүче Илшат Фазрахманов әйтүенчә, безнең республика буенча күрсәткечләрнең күбесе чагыштырмача яхшы, димәк, акчаларның байтагы Төньяк Кавказ һәм Ерак Көнчыгышка китәргә мөмкин. Шуңа федераль акчалар алуга гаризаларны актив бирергә кирәк, дип белдерде ул. Аның сүзләрен төбәк җитәкчесе дә куәтләде. “Гариза бирү чорында барыгыз да катнашыгыз. Әйдәгез, бу программадан мөмкин кадәр күбрәк акча алыйк, – диде Радий Хәбиров. – Югыйсә, кая барма – һәркайда газ, су, социаль объектлар кирәк. Хәзер шуларны булдыру мөмкинлеге туды”.
2020-2025 елларга исәпләнгән “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” милли проектының максаты – гомум халыкның 25,3 процентын авыл халкы итеп саклап калу. Бүген бу сан Русия буенча – 25,7 процент, Башкортстан буенча 37,7 процент тәшкил итә. Шулай ук авылда яшәүче гаиләләрнең ресурслары күләмен, авылларда шартлары булган торак саннарын үстерү дә проектның төп максатлары булып тора.
Программаны билгеләнгән чорда гамәлгә ашыру өчен 1 триллион 61 миллиард сум акча каралган.
Читайте нас: