Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 июнь 2019, 10:49

Яңа тораклы булачаклар

Башкортстан 2019-2020 елларда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча торак-коммуналь хуҗалыгы фондыннан 282,42 млн. сум акча алачак.

Башкортстан 2019-2020 елларда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча торак-коммуналь хуҗалыгы фондыннан 282,42 млн. сум акча алачак. Республика да үз чыганакларыннан 63,4 млн. сум өстәячәк. Бу акчалар 10 муниципалитет территориясендә урнашкан 206 авария хәлендәге йортта яшәүче 666 кешене яңа торакка күчерү мөмкинлеге бирәчәк.

Башкортстан Республикасының гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча 2019-2024 елларга исәпләнгән адреслы программасы расланган иде инде. Ул торакка мохтаҗлык кичерүче гаиләләрне 923 фатирлы итәчәк.

Читайте нас: