Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 июнь 2019, 10:59

Чал Урал риваяте

Республикада “Мәдәният” милли проектының “Иҗади кешеләр” төбәк проекты кысаларында “Чал Урал риваяте” дип исемләнгән ачык конкурс-фестиваль оештырыла.

Республикада “Мәдәният” милли проектының “Иҗади кешеләр” төбәк проекты кысаларында “Чал Урал риваяте” дип исемләнгән ачык конкурс-фестиваль оештырыла. Ул Башкортстанның 100 еллыгына һәм Театр елына багышлана.

Анда Башкортстанның һәм илнең башка төбәкләренең балалар музыка, хореография, сәнгать мәктәпләре, колледжлар каршындагы педагогик практикалы музыка мәктәпләре, мәдәният йортлары каршындагы, гомум белем бирү мәктәпләрдәге иҗади коллективлар, балалар-үсмерләр иҗат үзәкләре, шулай ук республиканың мәдәният өлкәсендә профессиональ белем бирү учреждениеләрендә укучылар катнаша ала.

Конкурс-фестиваль “Риваятьне сәхнәләштерү” һәм “Риваять сынлы сәнгатьтә” дигән ике номинация буенча үткәрелә. Аерым-аерым да, коллектив белән дә катнашырга мөмкин.

“Чал Урал риваяте” конкурс-фестивалендә катнашу шартлары буенча тулырак мәгълүмат Башкортстанның Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Читайте нас: