Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 июнь 2019, 11:17

Электрон дипломнар бирелә башлый

2021 елга Русиядә югары белем турындагы дипломнар электрон төрдә бирелә башлаячак.

2021 елга Русиядә югары белем турындагы дипломнар электрон төрдә бирелә башлаячак.

Белем турында цифралы документларны инде быел ук илнең биш вузында сынап караячаклар. 2020 елга проектка тагын 15 вузның кушылуы көтелә. Илнең мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, университетлар конкурс буенча билгеләнәчәк.

Әлеге яңалык мәгариф турындагы документларның ялганнарына каршы көрәштә ярдәм итәр дип күзаллана. Шулай ук илдә цифрлы технологияләрне үстерүгә булышлык итәргә тиеш. Электрон диплом цифрлы портфолионың бер өлеше булачак. Ә аңа, билгеле булуынча, төрле бәйгеләрдә, фәнни тикшеренүләрдә катнашу, практика үтү нәтиҗәләре, спорт һәм мәдәни чаралардагы уңышлар керә.

Читайте нас: