Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 июнь 2019, 11:17

Барысы да бездән башлана!

14 июньдә Уфада “Барысы да бездән башлана!” исемле экологик проект старт алачак.

14 июньдә Уфада “Барысы да бездән башлана!” исемле экологик проект старт алачак. Төп идеясе – республика мәктәпләрендә укучыларның экологик аңын үстерү.

Проект Башкортстанның 100 мәктәбе, 20 меңләп укучының катнашуына исәпләнгән. Экопроектта Уфа, Бөре, Дүртөйле, Октябрьский, Салават шәһәрләре, Чишмә касабасы, Федоровка районы укучылары катнаша.

“Экопроект Уфаның 103нче мәктәбендә 11 сәгатьтә башлана, чөнки биредә элегрәк тә төрле акцияләр, башлангыч һәм зуррак сыйныфларда укучылар өчен экология буенча ачык дәресләр үткәрелгән. Балалар өчен аниматорлар, аквагрим эшләячәк. Мастер-класслар үтәчәк. Бүләкләр булачак”, - ди проект җитәкчесе Мария Минеева.

Читайте нас: