Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 июнь 2019, 11:18

Башкортстанга - 10 кино залы

Узган елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында”гы Указга кул куйган иде.

Узган елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында”гы Указга кул куйган иде. Шул максаттан “Мәдәният” милли проекты кысаларында Кино фонды Башкортстанда 10 кинозалны модернизацияли.

Кино фонды 500 меңгә кадәр кешесе булган торак пунктларда кинозалларга ярдәм итү буенча 6нчы конкурс нәтиҗәләрен игълан итте.

Һәр кинозалны модернизацияләүгә 5 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Башкортстан Республикасында - 10 кинозал конкурс җиңүчеләре арасында.

Шулай итеп, быел субсидия алучылар арасында:

Гафури районы мәдәният бүлеге;

Кушнаренко авылы мәдәният йорты;

Иске Балтач авылы Мәдәният сарае;

Морак район Мәдәният сарае;

Шаран авылы үзәк район мәдәният йорты;

Борай авылы Яшьләр үзәге;

Куергазы районы Ермолаево авылының «Яшьлек» район Мәдәният сарае;

Югары Кыйгы район мәдәният йорты;

Баймак шәһәре «Ирәндек» кинотеатры;

Бөрҗән районының Иске Собхангол авылы мәдәният йорты.

Кино фонды шуны да искә төшерә: үзгәртеп корылган кинозал өчен мәҗбүри шарт — кварталга кино сеансларының 50 проценттан да ким булмаган күләмдә үзебездә җитештерелгән фильмнарны күрсәтү һәм кварталга 50 көннән дә ким булмаган күләмдә даими кино күрсәтү.

Читайте нас: