Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 июнь 2019, 11:25

Ә син ирекмән булырга телисеңме?

РФ Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында 2024 елга кадәр 12 юнәлеш буенча гомумдәүләт проектлары билгеләнде.

РФ Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында 2024 елга кадәр 12 юнәлеш буенча гомумдәүләт проектлары билгеләнде.

"Мәгариф" проектына ярашлы гамәлгә ашырылучы чараларның берсе буларак, “Русия иремәннәре” Бөтенрусия конкурсы быел 12 номинациядә үтә.

Шунысын әйтергә кирәк: Бердәм “Русия ирекмәннәре” мәгълүмат системасы - ул илнең төп мәгълүмати волонтерлар интернет-ресурсы, волонтерлар оешмаларының иң зур базасы, волонтерлар эзләү һәм волонтер ярдәме күрсәтүнең уңайлы базасы, социаль башлангычларны чынга ашыру өчен мөмкинлекләр, волонтерларның иң эре социаль челтәре, электрон волонтер портфолиосы булдыру чыганагы, “Русия ирекмәннәре” Бөтенрусия конкурсының техник платформасы.

Бу платформа 2016 елда илнең барлык ирекмәннәре һәм аларның проектларын берләштерү максатында булдырылды. Бүген добровольцыроссии.рф порталы 1,5 миллион кереп караучыны, 502 459 ирекмәнне, 25 571 мөмкинлекне, 133 012 оешманы берләштерә инде. Былтыр Бердәм "Русия ирекмәннәре" мәгълүмат системасы Рунет премиясе җиңүчесе булды.

Бүген безнең илдә яшәүче һәр кеше волонтер хәрәкәтенә кушылып китә ала. Теләсә нинди гаджеттан кереп, волонтерлар эшчәнлеге белән кызыксынучы кеше үзе, буш вакыты, кайсы өлкәдә ярдәм итәргә теләге булуы хакында берничә минут эчендә мәгълүмат кына калдыра, ә система аңа кайда аның ярдәме кирәкле булуын әйтәчәк.

Бәйге "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә диярлек - мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль яклау, югалган кешеләрне эзләү һәм коткару, шулай ук, җәмгыятьтәге инклюзияне үстерүгә кагылучы 12 номинация буенча үтә. Анда катнашу өчен добровольцыроссии.рф порталы аша гариза калдырыу мотлак. Бу конкурста үз волонтерлык проектларыңны тәкъдим иткән очракта 2 миллион сумга кадәр грант оту мөмкинлеге дә бар.


Читайте нас: