Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 июнь 2019, 11:27

Төзекләндерү кыйммәткә төшәме?

Республикада быел 142 җәмәгать территориясен төзекләндерәчәкләр.

Республикада быел 142 җәмәгать территориясен төзекләндерәчәкләр.

Бу изге максатка федераль, төбәк һәм муниципаль бюджетлардан 1,52 миллиард сум акча бүленгән.

63 муниципалитеттта скверларны, паркларны, яр буйларын яңарталар. Республиканың Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 19 җәмәгать урыннарында эшләр башланган да инде. Бөредә, мәсәлән, “Умникум” үзәге террриториясен төзекләндерәләр. Биредә яңа уен һәм спорт мәйданчыклары, эскәмияләр, фонарьлар, машина парковкалау урыннары барлыкка киләчәк.

Уфада да эшләр туктап тормый – “Кашкадан” паркы һәм “Волна” скверы күзгә күренеп матурлана.
Читайте нас: