Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 июнь 2019, 03:35

Уйнап ачыла талантлар

Агымдагы ел ахырына кадәр “Мәдәният” милли проект кысаларында Русия төбәкләрендәге музыка мәктәпләренә үзебездә эшләнгән 900 фортепиано сатып алыначак.

Агымдагы ел ахырына кадәр “Мәдәният” милли проект кысаларында Русия төбәкләрендәге музыка мәктәпләренә үзебездә эшләнгән 900 фортепиано сатып алыначак. Мәскәү, Санкт-Петербург, Тула, Калуга шәһәрләрендә җитештерелгән беренче фортепианолар музыка мәктәпләренә җибәрелгән дә инде.

Русиянең халык артисты, җырчы Денис Мацуев әлеге уен коралларын сатып алу яшь талантларга тизрәк ачылырга ярдәм итәчәк дип исәпли.

-“Лирика” яки “Кызыл октябрь” кебек инструментлар бик яхшы иде, әмма аларга 50-60 ел. Аларда уйнарга өйрәнеп ачылуга караганда, яңа уен коралларында талантлар тизрәк ачылачак, - ди Мацуев.
Читайте нас: