Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 июнь 2019, 11:05

Экологик иминлек буенча иң яхшысы кем?

“Экологик хәвефсезлек буенча иң яхшы белгеч – 2019” X Республика конкурсының җиңүчесе билгеләнде.

“Транснефть-Урал” акционерлар җәмгыятенең тирә-як мохитне саклау буенча инженеры Ольга Сандыбаева “Экологик хәвефсезлек буенча иң яхшы белгеч – 2019” X Республика конкурсының җиңүчесе дип табылды.

Әлеге конкурсның максаты – тирә-як мохитне саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү, экологик хәвефсезлекне тәэмин итү өлкәсендә эшләүче хезмәтләр эшчәнлегенең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыру.

Ольганың бу беренче генә җиңүе түгел, ул “Русиянең экологик иминлек буенча иң яхшы белгече – 2017” I Бөтенрусия конкурсында диплом белән бүләкләнгән иде. Ул вакытта конкурста илнең 28 төбәгеннән 150 кеше катнашты.

2018 елда исә “Транснефть-Урал” акционерлар җәмгыятенең икенче бер хезмәткәре – инженер Ләйсән Туктамышева шулай ук республика конкурсында катнашып, 3нче урынны яулаган иде.


Читайте нас: