Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 июнь 2019, 03:28

Өлкәннәр компьютер серләренә төшенә

Соңгы 10 елда Русиядә өлкән яшьтәге 1,5 млн.га якын гражданнарыбыз компьютер грамоталылыгы буенча махсус курслар тәмамлады.

Соңгы 10 елда Русиядә өлкән яшьтәге 1,5 миллионга якын гражданнарыбыз компьютер белеме буенча махсус курслар тәмамлады. Бу хакта 4нче июнь көнне Кировта пенсионерлар арасында үткән "Компьютер многоборьесы" буенча IX бөтенрусия чемпионаты ачылу тантанасында Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов белдерде.

“Без озак еллар дәвамында компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча махсус программада катнашабыз. Соңгы берничә елда Русия төбәкләре программаларын финансладык һәм Пенсия фонды акчаларын юнәлттек. Барлыгы 145 миллион сум. 10 ел эчендә барлыгы 1,5 млн кешегә компьютер куллануның нечкәлекләрен өйрәткәнбез”, - диде Дроздов.

Антон Дроздов әйтүенчә, өлкән яшьтәгеләргә компьютер серләрен өйрәтү “Демография” милли проектына караган “Өлкән буын” федераль программасының төп максаты булып тора.
Читайте нас: