Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 июнь 2019, 03:20

2019 елда Башкортстанда ике авыл мәдәният йорты төзелә башлаячак

Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында 150 урынлык һәм Салават районы Мөрсәлим авылында 200 урынлык мәдәният йорты “Мәдәният” милли проект кысасында төзеләчәк.

Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында 150 урынлык һәм Салават районы Мөрсәлим авылында 200 урынлык мәдәният йорты “Мәдәният” милли проект кысасында төзеләчәк. Проект буенча “бер түбә астына” мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе, китапханә, балалар түгәрәкләре һәм кафе урнашачак.

Иркен заманча тамашалар залы тавыш һәм яктылык техникасы, кино һәм виртуаль концерт чаралары күрсәтерлек мультимедияле аппаратура белән җиһазландырылачак. Балалар сәнгать мәктәбендә “Фортепиано”, “Халык инструментлары” (баян, курай), “Хореографик иҗат”, “Сынлы сәнгать” юнәлеше буенча укый алачак.

Бүгенге көнгә төзелеш-монтаж эшләрен башкаручы подрядчы оешманы билгеләү өчен конкурс үткәрелгән. Объектлар буенча дәүләт контрактлары төзелгән һәм эш башланган.

Исегезгә төшерәбез, Русия президенты Владимир Путин Русия халыклары мәдәни традицияләрен саклауга юнәлтелгән урындагы мәдәни инициативаларга булышлык итүне киңәйтергә тәкъдим итте. Шушы максатта милли проект кысаларында акчалар бүленә.

“Мин туган якны өйрәнүгә, халык иҗатына, илнең мәдәни мирасын саклауга юнәлтелгән урындагы мәдәни инициативаларга һәм проектларга ярдәм күрсәтүне киңәйтергә тәкъдим итәм, - диде Владимир Путин Федераль җыелышка юлламасында. – Шушы максатларга президент грантларыннан өстәмә акчалар юлларга кирәк. Моннан тыш, милли проект кысаларында авыл мәдәният йортларын һәм музейларны реконструкцияләүгә 17 млрд сум бүлергә кирәк. Һәм Русиянең кече шәһәрләрендә мәдәни үсеш үзәкләренә булышлык итәр өчен 6 млрд сумнан артык акча бүлергә кирәк.

Дәүләт башлыгы шулай ук төбәк мәдәни учреждениеләренә салым ташламаларын кулланырга тәкъдим итте.

Читайте нас: