Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 июнь 2019, 11:24

Яңа йортка күчәчәкләр

Башкорстанда «Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында 2500ләп кешене авария хәлендәге йортлардан күчерәчәкләр, дип хәбәр итәләр төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

Хөкүмәт тарафыннан 2019-2024 елларда авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча расланган адреслы программа мохтаҗлык кичерүче гаиләләргә 923 фатир бүлү мөмкинлеген бирә. Бу максатка бюджеттан 1,6 млрд сум акча бүленәчәк. Программага 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган күп фатирлы йортлар кергән.

Программаны финанслауның гомум күләме – 1 649,22 млн сум. Монда Уфа, Бәләбәй, Белорет, Дүртөйле, Күмертау, Яңавыл шәһәрләре, Бакалы Олы Ыктамак, Югары Яркәй, Караидел, Карман, Кырмыскалы, Краснохолм, Кыргыз-Миякә, Мишкә, Приютово, Семилетка, Иске Балтач авыллары керә.

Читайте нас: