27 май көнне Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республикада демография хәлен яхшырту, кешеләр үлеменең төп сәбәпчеләре саналган чирләр турында сөйләштеләр. БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин туу һәм үлем очракларының санының кимүе турында әйтте.
Быел гыйнвар-март айларында 10446 бала туган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 1145 балага кимрәк. “Халыкның үлем күрсәткече һаман да булса туу күрсәткеченнән югарырак”,- диде ул.
Максим Забелин әйтүенчә, үлемгә китерүче төп сәбәпләр исемлегендә бүген дә йөрәк-кан тамырлары системасы, яман шеш авырулары һәм тышкы сәбәпләр тора. Мәсәлән, кан әйләнеше системасы чирләреннән үлем очраклары 16,7 процентка үскән, кайсыбер муниципалитетларда бу күрсәткеч республика дәрәҗәсеннән артып китә. Шулай ук кайсыберләрендә яман шеш белән авыручылар күрсәткече 1,5 тапкырга арткан.
21 май көнне Дәүләт Җыелышы – Корылтай йортында үткән киңәшмәдә исә яман шеш белән авыручылар власть вәкилләренә беренче тапкыр үзләрен борчыган проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләде.
Очрашуда чыгыш ясап, БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев: “Башкортстанда төрле шешләрдән үлү күрсәткече гомумрусиянекеннән – 8,5, шул исәптән яман шештән үлүчеләрнеке 8 процентка кимрәк”,- диде.
2024 елга яман шештән вафат булучылар санын 100000 кешегә 170 очракка кадәр киметү бурычы тора. 2019 елда онкологик чирләр белән көрәшүгә 1,8 миллиард сум акча бүленә, шуның бер миллиардтан артыгы федераль, калганы республика казнасыннан булачак.
“Яшәүгә тигез хокук” җәмгыяте директоры Александр Болонистов әйтүенчә, яман шеш белән авыручыларны бигрәк тә диагноз кую вакытын киметү һәм дәвалый башлау вакыты борчый. Чөнки алар онкодиспансерга килеп эләккәнче 3, хәтта 4 ай вакыт узарга мөмкин. “Шулай ук пациентларны дәваханәгә салу, читтән килүчеләрне дәвалау чорына Уфада урнаштыру, бушлай дарулар алу, реабилитациянең техник чаралары белән тәэмин итү, табиблар җитешмәү, чирлеләргә дөрес мөнәсәбәт булмау проблемалары да көнүзәк”,- ди Болонистов.
Агымдагы елның 1 июленнән пациентларда башлангыч стадиядә яман шеш авыруларын ачыклаган медикларны премияләүнең яңа нормасы эшли башлаячак. Амбулатория-поликлиника звеносының аерым категорияләре һәр ачыкланган яман шеш авыруы очрагы өчен 5әр мең сум ала алачак. Яман шеш диагнозының I яки II стадиядә булуы, ахырда аны онколог раславы шарт.
Максим Забелин әйтүенчә, бүгенге көндә республикадагы барлык яман шеш белән чирләүчеләр дә ярдәмне тик бер урында – Республика онкология диспансерында ала. Әлбәттә, ул тиешенчә җиһазландырылган, тик 4 миллион халкы булган Башкортстан өчен бу гына аз. Менә шул сәбәпле якындагы 5 ел эчендә Уфа һәм республиканың башка шәһәрләренең күппрофильле дәваханәләре базасында 13 амбулатор онкология ярдәме үзәкләрен ачу планлаштырыла. Аларның дүртесе инде быел эшли башлаячак.
Стәрлетамакның 1 санлы шәһәр дәваханәсе базасында яман шеш авыруларын диагнозлау һәм дәвалау үзәген төзү, республика онкодиспансеры мәйданында радионуклид терапиясе бүлеген ачу планы да бар. Моннан тыш онкодиспансерда нурланыш терапиясе корылмалары урнаштырылачак. Аның куллануга тапшырылу вакыты август ахыры-сентябрь башына билгеләнгән. Шулай ук республикада онкопациентларны реабилитацияләү каралган, хоспис төзү мәсьәләсе тикшерелә, Республика балалар клиник дәваханәсе базасында Республика балалар онкологиясе һәм гемотология үзәге төзү планлаштырыла.
Яман шеш авыруларын дәвалау елдан-ел яхшыра бара дибез. Ләкин онкология диспансерының яңа баш табибы Адель Измайлов әйтүенчә: технологияләр никадәр генә камил булмасын , иң мөһиме булып барыбер дә табиб һәм пациент мөнәсәбәтләре кала. Ләкин, кызганычка каршы, кайсыбер чакта авыр чир белән көрәшүче пациентларга карата тискәре мөнәсәбәт очрап тора шул әле. Мәсәлән, очрашуга Стәрлетамактан килүче бер ханым медицина-социаль экспертиза хезмәткәрләренең берсенең онкочирлеләргә карата тупас мөнәсәбәт күрсәтү очрагын китерде.
-Ә сез нәрсә, пеләшсез? Шундый модамыни?,- дип сорадылар бездән,- дипүз башыннан кичкәннәр белән уртаклашты.
“Болай ярамый, әлеге очракны шәхсән тикшерәчәкбез, видеоязмаларны күтәрәчәкбез”,- дип вәгъдә итте БР Медицина-социаль экспертизасының баш бюросы җитәкчесе Елена Сафронова.
Очрашуга килүчеләр тарафыннан шулай ук Стәрлетамак лабораториясендә дөрес диагнозлар куелмау фактлары да әйтелде.
Очрашуда катнашучылар шулай ук онкочирлеләрнең страховка пенсияләрен алу, аларны ЕДВга алыштыру, инвалид дип тану кагыйдәләре, санаторий-курорт дәвалавы буенча хезмәтләр алу, мәҗбүри медицина страховкасы программасы чикләрендә медицина ярдәме күрсәтүнең үзенчәлекләре буенча фикер алыштылар.
-Бездә диагностикалау һәм гистологик тикшерүләр буенча, шулай ук химиотерапия, дозалаштыру, дару препаратларын куллану аралыгы буенча сроклар үтәлми,- диде үз чыгышында РБ буенча ФОМС директоры Юлия Кофанова.- Моннан тыш мин үзебезнең депутатларга да мөрәҗәгать итәм һәм мине медицина берләшмәсе куәтләр дип уйлыйм: дару препаратлары сатып алуга кагылышлы мәсьәләләрне нормативлар буенча хәл итәргә кирәк. Чөнки ярты ел алдан онкопациентның барлыкка киләчәген һәм аны үзвакытында дару препаратлары белән тәэмин итүне алдан фаразлап бетерү мөмкин түгел.
Очрашуда катнашучылар мондый очрашуларны даими үткәрергә һәм практиканы муниципалитетларга да тарату кирәклеге хакында килеште.
Яман шеш авырулары – бүген безнең илдә генә түгел, ә бар дөньяда иң мөһим медицина һәм җәмәгать проблемаларының берсе булып тора. Әлеге чир Русиядә ел саен 300000гә якын кешенең гомерен өзә, ә чирләүчеләрнең саны ел саен 600000 кешегә якынлаша. “Һәр дүртенче русияленең үз гомерендә яман шеш белән авыру куркынычы бар, ә һәр тугызынчы кеше аннан вафат булырга мөмкин”,- ди табиблар.
2019 елда Башкортстанда инфарктка һәм яман шешкә каршы көрәшкә, яңа балалар поликлиникалары төзүгә 4,9 миллиард сум акча бүлү планлаштырыла. Алдагы 6 ел эчендә медицина өлкәсенә 16,5 миллиард сум акча юнәлтергә исәплиләр.
Республикада медицина онкология оешмаларын җиһазландыруга 666 миллион сум бүлмәкчеләр. 2020 елда бу максатка чыгымнар миллиард сумнан артып китәчәк.
Уфада онкодиспансерның яңа хирургия корпусын төзеп бетереп, сафка кертәчәкләр. Район дәваханәләренең үз онкобүлекләре ачылачак. Мәсәлән, Мәсәгут район дәваханәсендә милли проектлар ярдәмендә 2019 елда ук онкоавырулар өчен 15 койка-урын барлыкка киләчәк. Дәваханәдә диагноз да куелачак, двалаячаклар да. Гамәлдә бу төньяк-көнчыгыш районнарында яшәүчеләргә кирәкле медицина ярдәме алу өчен 300 чакрым җир үтеп Уфага килеп йөрү кирәкмәячәк дигән сүз.