Русиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту максатына дәүләт 6 елда 28 триллион сум акча бүлә. В.Путин шәһәр һәм авылларда яшәүчеләрнең тормышын кәгазьдә генә түгел, чынбарлыкта үзгәртү бурычын куйды.
Башкарыласы эшләр 12 юнәлештә билгеләнгән: демография, сәламәтлек саклау өлкәсе, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите, экология, юллар, хезмәт базары, фән, цифрлы икътисад, мәдәният, кече эшкуарлык, халыкара кооперация белән экспорт һәм башкалар.
Башкортстанга милли проектларны гамәлгә ашырыр өчен барлыгы 175,1 миллиард сум акчалар юнәлтеләчәк.
Илнең киләчәге киләчәк буыннарда булуы барыбызга да мәгълүм. Кызганычка каршы, 2016 елдан алып илдә туым кими. Халык санын саклау һәм арттыру – мөһим бурыч. Республикада демография мәсьәләләренә 34,4 миллиард сум акчалар бүлү күз уңында тотыла.
Шушы чыганакларга аз тәэмин ителгән гаиләләрдә беренче бала туган очракта ай саен 10 мең сум акча түләү кертелгән. Күп балалы гаиләләргә ипотека да күтәрә алмаслык йөк булмаска тиеш. Аның ставкасын 6% итеп билгелиләр. Теләп-теләп тә, ата-ана булу мөмкинлегеннән мәхрүм булган гаиләләр өчен Мәҗбүри медицина страховкасы исәбенә 2 мең экстракорпораль аталандыру процедурасы ясату оештырылачак.
Сәламәтлек саклауга 16,4 миллиард сум чыганаклар юнәлтү планлаштырыла. “Сәламәтлек” милли проектының мөһим максатларының берсе – авыл җирлекләрендә беренчел медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру, яңа кадрлар җәлеп итү, онкология авырулары белән көрәш алып бару, балалар дәваханәләрен реконструкцияләү. Быел бу уңайдан Дүртөйле һәм Туймазыда яңа балалар поликлиникалары сафка кертеләчәк. 18 балалар поликлиникаларына капиталь ремонт үткәреләчәк. ФАПларга килгәндә – 22 яңа ФАП төзеләчәк, 27 күчмә медицина комплекслары сатып алыначак. Боларга 625 миллион сум акча планлаштырыла. Кадрлар мәсьәләсенә – 216 миллион сум, яман шеш авырулары белән көрәшкә 7 миллиард сумнан артык чыганаклар тотыначаклар.
Белем бирүгә килгәндә исә – якын 2 елда 21 яңа мәктәп үз ишекләрен ачачак. Бүгенге көндә байтак мәктәпләрдә уку процессы 2 сменада оештырылган. 2024 елга 2нче сменаны бетерергә исәп тоталар.
Мәдәният буенча авыллардагы мәдәни учакларны яңадан “кабызып” җибәрер өчен 2,1 миллиард сум тотыначаклар. Гомумән авылларда 26 мәдәни-күңел ачу учреждениеләре төзеләчәк.
Үз коллективлары булмаган авылларга күп функцияле күчмә мәдәни үзәкләр (республика 10 шундый үзәк сатып алмакчы) йөриячәк.
Торак мәсьәләләренә килгәндә, төзелеш күләмен 1,5 тапкырга арттырырга ниятлиләр. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров фикеренчә, бу бик кыю максат, әмма аңа ирешеп була.
Русиянең тагы да бер мөһим проблемаларының берсе – юллар. Аларны төзергә һәм ремонтларга барлыгы 33,4 миллиард сум юнәлтеләчәк. “Имин һәм сыйфатлы юллар” проектына федераль бюджеттан – 9,4 миллиард, республика һәм муниципаль бюджетлардан 24 миллиард сум бүлү планлаштырыла.
“Экология” милли проектына ярашлы, 2024 елга барлык законсыз чүплекләр бетерелергә тиеш. Быел гына 16 чүплекне бетерергә ниятлиләр.
Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүгә, мәшгульлеккә булышу өчен 1,2 миллиард сум бүленәчәк.
Русиядә урта һәм кече эшкуарлыкка җәлеп ителгәннәр саны 2024 елга якынча 1,3 тапкыр артырга тиеш. Бүгенге 19 миллион кешедән 2024 елда 25 миллион кешегә кадәр дигән сүз бу.
Халыкара кооперация һәм экспортка – 4,93 миллиард, фән өлкәсенә – 4 миллиард, цифрлы икътисадны үстерүгә 600 миллион сум акчалар тотыну көтелә.
Тормышка никадәр зарланырга яратсак та, алга китеш юк дип әйтеп булмый. Чөнки көн саен бу милли проектларның гамәлгә ашырылып баруын үз күзләребез белән күрәбез.