Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 Май 2019, 11:23

“Ата капиталы”н булдырмакчылар

Русиядә “Ата капиталы” барлыкка килергә мөмкин.

Русиядә “Ата капиталы” барлыкка килергә мөмкин. Субсидияне өченче бала туган очракта түләргә тәкъдим итәләр. Аны алу өчен барлык балаларның да бер гаиләдә туып-үсеп, шунда тәрбияләнүләре һәм ир белән хатынның рәсми никахта булулары шарт. Гаилә, аналык һәм балачакны яклау буенча иҗтимагый палата комиссиясенең докладында шундый тәкъдим бар.

Шул ук вакытта “ата капиталы” “ана капиталы”н инкарь итми, ул финанс ярдәменең өстәмә чарасы булып калачак дип аңлатты журналистларга документ авторы Сергей Рыбальченко. Күп балалы әтиләр алачак түләүләр ана капиталы белән чагыштырырлык. Аның күләме 2017 елдан алып 453 мең сум тәшкил итә. Проектны гамәлгә ашыру Ерак Көнчыгыш, Калиниград өлкәсе, Севастополь һәм Кырымнан башлау күзаллана. Соңыннан бу исемлеккә Русиянең башка төбәкләре дә кертеләчәк.

Июньдә “Демография 2024. Русия халкының тотрыклы табигый артымын ничек тәэмин итәргә?” дигән доклад Хөкүмәткә һәм Дәүләт советына “Демография” милли проектын гамәлгә ашыру хакындагы доклад әзерләү буенча эш төркеменә юнәлтеләчәк.
Читайте нас: