Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 Май 2019, 11:37

Урманнарны саклауга 2,2 миллиард сум юнәлтелә

Алдагы алты елда Башкортстан урманнарын саклап калу максатыннан федераль бюджеттан – 904 млн. сум, бюджеттан тыш чыганаклардан 1 млрд. 337 млн. сум акча бүленәчәк, дип хәбәр итәләр БР Урман хуҗалыгы министрлыгында.

Барлыгы 2,24 млрд. сум тәшкил итәчәк шушы сумманы 2024 ел азагына кадәр “Экология” милли проекты буенча урманнарны саклауга һәм тергезүгә тотыначаклар.

Милли проектның төп максаты – 2024 елга тергезелгән урманнар мәйданын 100 процентка җиткерү. 2018 елда бу күрсәткеч 85,9 процент булган. Проект шулай ук урман орлыклары запасын формалаштыру, техника сатып алу, ясалма тергезелгән урманнар мәйданын арттыруны да күз уңында тота.

Әлеге вакытта Башкортстанның урман фонды 5,7 млн. гектар җир тәшкил итә. Аеруча сакланучы табигать территорияләре – 0,4 млн. гектар. Республика территориясенең 44 процентын урманнар били.

“Экология” милли проекты 2019-2024 елларга исәпләнгән. Аны тормышка ашыруга 4,041 трлн. сум акча юнәлтеләчәк.

Читайте нас: