Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 Май 2019, 17:58

Салаватта – кардиодесант

Халык сәламәтлеге көннәре кысаларында 5 ел дәвамында Вертолет кардиодесанты уза.

Халык сәламәтлеге көннәре кысаларында 5 ел дәвамында Вертолет кардиодесанты уза.

Акция вакытында вертолет кардиодесанты республиканың район-шәһәрләренә, шулай ук күрше төбәкләргә оча һәм анда күптөрле чаралар, мәсәлән, консультацияләр, мастер-класслар, флэш-моблар, сәламәтлек дәресләре, скрининглар үткәрә. Узган елларда чара Стәрлетамакта, Ырынбур өлкәсендә, Баймак һәм Дуван районнарында, Күмертауда үтте. Быел үткәрү урыны итеп Салават сайланган.

Чара 31 майда 11 сәгатьтә шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында башлана. Аннан, программага ярашлы, кардиогимнастика, флэш-моб, “Энергетик зарядка” оештырылачак.

Паркта шулай ук туклану, кан басымын үлчәү, кичектергесез ярдәм һәм йөрәк-үпкә реанимациясе юнәлешләре буенча сәламәтлек мәктәпләре эшләячәк. Дәвалау физкультурасы буенча белгечләр йөрәк-кан тамырлары чирләрен искәртүгә юнәлтелгән төп күнегүләрне күрсәтәчәк. Биредә үк барлык теләгән кеше үзенең күрү сәләтен, күз кан басымын тикшертә алачак, ЭКГ үтү мөмкинлеге бар.

Бу көнне Республика кардиология үзәгенең әйдәүче белгечләре йөрәк-кан тамыры авырулы пациентлар өчен консультацияләр үткәрәчәк.
Читайте нас: