Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 Май 2019, 09:27

Табибларсыз – дөнья сансыз!

Башкортстанда тар белгечлек табибларына – неонатолог, акушер-гинеколог, нейрохирург, кардиолог, невролог, гастроэнтерологларга – стимуллаштыру характерындагы акчалар бүлү турындагы указга кул куелды.

Башкортстанда тар белгечлек табибларына – неонатолог, акушер-гинеколог, нейрохирург, кардиолог, невролог, гастроэнтерологларга – стимуллаштыру характерындагы акчалар бүлү турындагы указга кул куелды. Башкортстан хөкүмәте бу максатка 125 миллион сум акча бүлү турында карар кабул итте.

Матди стимуллаштырудан тыш, Башкортстанда яңа тар белгечләр өчен социаль яклау чаралары да каралган: мәсәлән, торак бирү, коммуналь хезмәтләр өчен компенсация, юл өчен түләү һ.б.

Яшь яки инде тәҗрибәле табиб Башкортстан җирлегендә үз вазифасына керешү белән үк 1 миллион сум акча (“Земство докторы” программасы буенча), ташламалар, балалар бакчаларына чиратсыз урын, тормыш иптәшен эшле итү хокукын алачак.

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында республикада 8 балалар поликлиникасын төзиячәкләр һәм реконструкцияләячәкләр.
Читайте нас: