Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 Май 2019, 11:53

Авылда ФАПсыз булмый!

Ирекле акчаларны 13 фельдшер-акушерлык пунктлары төзүгә юнәлтергә кирәк дигән бурыч куйды Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров “Сәламәтлек саклау сәгате” киңәшмәсендә. Бу агымдагы ел ахырына кадәр 60 ФАПны сафка кертергә булышачак диде ул.

Әлеге мәсьәлә Гафури районының бер кечкенә авылы халкының мөрәҗәгатеннән соң күтәрелде. Бу авылда ФАП авария хәлендә һәм медицина ярдәме анда 2018 елдан алып күрсәтелми икән. Фельдшер күрше авылдан килеп йөргән.
Тиз вакыт эчендә тиешле ведомстволар проект-сметасы әзерләргә тиеш һәм 2019 ел ахырына модульле ФАП үз ишекләрен ачачак.
Читайте нас: