Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 Май 2019, 12:17

Дәүләкән ипи комбинаты да катнашачак

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү» милли проектында бүгенге көндә Башкортстанның 21 предприятиесе катнаша, дип хәбәр итә төбәкнең Икътисади үсеш министрлыгы.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү» милли проектында бүгенге көндә Башкортстанның 21 предприятиесе катнаша, дип хәбәр итә төбәкнең Икътисади үсеш министрлыгы.

Шулар арасында – сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш тармагы оешмалары. Шушы көнәрдә милли проектта катнашучылар исемлеген Дәүләкәннең 1 санлы ипи ризыклары комбинаты да тулыландырды. Комбинат он,ипи һәм камыр ризыклары, мал-туарга әзер катнашазык җитештерә һәм сата, иген саклау, иген культураларын эшкәртү белән шөгыльләнә.

Милли проектта катнашу комбинатка Сәнәгать үсеше фондыннан 1% еллык ставка белән 5 елга тәгаенләнгән 50дән алып 300 миллион сумга кадәр ташламалы займ алу мөмкинлеген бирә.

2019 ел ахырына кадәр барлыгы 50ләп предприятиене «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү» милли проектын гамәлгә ашыруга җәлеп итү планлаштырыла.
Читайте нас: